«Шәфкать» үзәге өлкән яшьтәге авыл кешеләрен медицина учреждениесенә илтүне оештыруны дәвам итә

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Тукай районындагы Иске Абдул авылында яшәүче гражданнарга диспансерлаштыру үтү өчен район хастаханәсенә китерү буенча ашыгыч социаль хезмәт күрсәтелде. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре Айгөл Сәетова фельдшерга чараны оештыруда ярдәм итте.

Ел башыннан Тукай район хастаханәсенә гражданнарны китерү буенча социаль хезмәт 65 яшькә җиткән 400 өлкән кешегә күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International