«Ышаныч» үзәгендә ата-аналар өчен мастер-класс узды

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

Яшел Үзәндә «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кечкенә яшьтәге балаларның ата-аналары өчен «Ашау күнекмәләрен формалаштыру» дигән мастер-класс уздырдылар.

Иртә ярдәм – тормыш эшчәнлеге чикләнгән балаларның гына түгел, аларның гаиләләренең дә иминлегенә тәэсир итүче системаның мөһим элементы. Нәкъ менә шуңа күрә учреждениедә даими рәвештә әлеге категориядәге балаларның ата-аналары өчен мастер-класслар, тренинглар, фокус-төркемнәр үткәрелә.

Узган мастер-класста ата-аналар авырлыклар белән эшләүнең гамәли алымнарын өйрәнделәр: туклану режимы бозылу, өстәл артында утыру кыенлыгы, балаларда сенсор интеграциясенең бозылуы. Чарада катнашучылар ни өчен баланы өстәл артында урнаштыру, махсус савыт-саба сайлау мөһим икәнен белделәр. Ата-аналар туклану вакытында баланың видеосын карадылар һәм хаталарны билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International