Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының артистлары һәм иҗади коллективлары көндезге тору бүлеге карамагындагыларның һәм Актив озын гомерлелек мәктәбендә катнашучыларның кәефен күтәрергә килделәр.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да бәйрәм концерты узды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә патриотик уен узды. Чарада 49 социаль хезмәт алучы катнашты.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячесе Зөлфирә Нигъмәтҗанова губкалардан танклар ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Шулай ук «Астра» үзәгендә «Йөрәктә батырлык, күңелдә музыка» бәйрәм чарасы узды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән барлык катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин котлады.
Конкурсларның иганәчеләре – «Махеев» хәйрия фонды һәм прянек эше остасы Надежда Харина. Алар җиңүчеләргә бүләкләр бирде. Моннан тыш, «Отчизна» хәйрия фонды директоры Александр Добрыднев һәм «АИК» ҖЧҖ генераль директоры Гөлназ Аникина тернәкләндерү үзәгенә инновацион үсеш уеннары комплексын сатып алу өчен сертификат тапшырдылар.
Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр күңелле биремнәр, конкурслар белән уеннарда катнаштылар. Чара үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә, яшьләр арасында хокук аңын формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалауга юнәлдерелгән.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм шулай ук Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узды. Җырлар яңгырады, конкурслар оештырылды. Ир-атлар интернат-йортта яшәүче хатын-кызлардан һәм «Казан әниләре» хәйрия оешмасыннан бүләкләр алдылар.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Альбина Кәримова балалар сәнгать мәктәбе базасында батырлык сәгате үткәрде. Чара балаларны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, балалар йортында тәрбияләнүчеләр, шулай ук балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә, бәйрәмгә тематик чара үткәрделәр. Анда 28 кеше катнашты.