27 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен туку остаханәсендә «Стильле традицияләр» дигән мастер-класс үткәрелде. Чара һөнәри юнәлеш бирүгә, иҗади потенциалны үстерүгә, психик процессларны тотрыкландыруга һәм эмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән.
Чара башында белгечләр остаханә буйлап экскурсия үткәрделәр, туку станогы һәм туку әйберләре турында сөйләделәр. Аннары студия осталары җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар кечкенә картиналар ясадылар.
Туку остаханәсендә дәресләр аралашуны конструктив якка юнәлтеп, коммуникатив сәләтләрне үстерә.
Чарада сигез кеше катнашты.