Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен чара узды.
Балалар чәчәкләр, татлы мамык һәм гипс фигуралар ясау буенча мастер-классларда катнаштылар. Шулай ук Әлмәт музыка көллияте укучылары һәм укытучылары яшь кунакларга курчак театры тамашасы бүләк иттеләр. Чара балаларга уңай эмоцияләр бүләк итте.
«Опека» үзәге барлык иганәчеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде: Алена Горшенина, Әдип Турсунов, Ульяна Мөхәммәдиева, Диләрә Шәйхетдинова, Эльвира Тимергалина, Максим Гома, Таисия Смолкина, Эльвира Максумова, Ольга Ганеева, Анастасия Кузнецова, Светлана Мифтахова, Любовь Лопатина, Василиса Илюшина.