Ел саен Яңа ел алдыннан Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты кадерле кунакларны кабул итә. Шушы көннәрдә интернат-йортка Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров һәм аның командасы килде. Ирек Закиров якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады, монда яшәүчеләргә сәламәтлек, озын гомер теләде һәм музыкаль җиһазлар һәм татлы бүләкләр тапшырды.
Социаль хезмәтләр алучылар кунакларга күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр, ә Дамир Вәлиев кунаклар өчен баянда уйнады.