Очрашу урыны – «Россия эше» кадрлар үзәге

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алучы яшүсмерләр Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә булдылар.

Кадрлар үзәге директоры Роберт Ганиев өлкән сыйныф укучыларын халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эше белән таныштырды, балалар шәхси үсешнең индивидуаль планын төзү буенча практик белемнәр алдылар.

«Опека» комплекслы үзәге белгечләре яшүсмерләргә социаль хезмәткәр һөнәренең җәмгыятьтә мөһим роль уйнавы турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында кадрлар үзәгенең әйдәп баручы профконсультанты балалар белән һөнәри юнәлеш бирүче тест үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International