«Астра» үзәгендәге балаларга коррупция турында сөйләделәр

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Бүген Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара узды. Аны тәрбияче Надежда Максютина үткәрде.

Балалар «Балаларга коррупция турында» мультфильмын карадылар, «Кәҗә һәм теремок» тематик әкиятен тыңладылар һәм тема буенча сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук аларга «Яхшы һәм начар» уены тәкъдим ителде, балалар плакат ясадылар.

Чара балаларда коррупциягә каршы караш формалаштыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International