Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен сәнәгать предприятиесе – А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводына экскурсия оештырылды.
Балалар заводның барлыкка килү тарихын, атказанган хезмәткәрләр турында кызыксынып тыңладылар. Экскурсовод заводның суднолар төзүне үстерү өлкәсендәге казанышлары, чыгарыла торган кораблар һәм төрле билгеләнештәге суднолар турында сөйләде.