«Өмет» үзәгенең көндезге тору төркеменнән балалар беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясады

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

«Йөрәктән йөрәккә» хәйрия марафоны кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә катнашучылар мәдәният йорты сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясадылар һәм «Теремок» спектаклен куйдылар. Артистларның дулкынлануына карамастан, премьера искиткеч иде.

Көндезге тору төркеме 2020 елда ачылган. Ул вакытта төркемгә даими нигездә дүрт кеше йөри иде, хәзер 22 кешедән торган коллектив оешты. Комплекслы үзәк белгечләре ярдәмендә алар аралашырга, дуслашырга өйрәнәләр, концертларга, музейларга йөриләр, пешерәләр, кер юалар, рәсем ясыйлар, спектакльләр куялар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International