6 ноябрьдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы, күренекле шагыйрә Салисә Гәрәева үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 2019 елның 13 мартыннан ул интернат-йортта яши.
8 ноябрьдә Салисә Гәрәеваның туган авылы Тулубайда стела ачылды. Ачылу тантанасында Минзәлә районы Советы Аппараты җитәкчесе Аида Биктимирова, ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова катнашты.
Стела эшмәкәрләр һәм авыл тормышына битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы, шулай ук үзара салым акчасына төзелгән.
Шулай ук шагыйрәнең юбилее хөрмәтенә әдәби-музыкаль кичә уздырылды.