«Җылылык бүләк итәм» Бөтенроссия акциясе кысаларында Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгечләре социаль хезмәтләргә мохтаҗ гаиләдә булдылар.
Бу гаиләдән балигъ булмаган балалар өлкән буын вәкиле җитәкчелегендә татар милли ризыгы – токмач басуда үз сәләтләрен күрсәттеләр. Шул ук вакытта алар башка халыкларның гореф-гадәтләрен ничек хөрмәт итүләрен күрсәттеләр.