Менделеевскида социаль хезмәтләр алучылар музейда булдылар

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Менделеевск муниципаль районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары Хәрби һәм хезмәт даны музеенда булдылар. Чараның максаты – ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.

Музей буенча экскурсияне РФ Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча Ветераннар советы рәисе Леонид Белоногов һәм бүлек начальнигы урынбасары – РФ Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы Венера Радайкина үткәрде.

Экскурсия дежур частьтан башланды, анда балаларга «Имин шәһәр» программасын гамәлгә ашыру күрсәтелде. Кунаклар видеокүзәтү камералары мониторларыннан шәһәрнең нинди булуын күзәттеләр. Аннары балалар музей экспонатлары һәм тарихи материаллар, хезмәткәрләрнең экипировкасы белән таныштылар, хәрби кораллар, Россия Эчке эшләр министрлыгы тарихын чагылдырган әйберләр күрделәр. Якын арада музейда махсус хәрби операциянең хәрби хәрәкәтләр ветераннарына багышланган өстәмә стенд ачу планлаштырыла.

Чара кинолог белән очрашу белән дәвам итте, ул хезмәт этен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International