Коррупциягә каршы тору программасы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына социаль хезмәтләр алучыларга коррупциянең нәрсә икәне, аның формалары, нәтиҗәләре турында искә төшерде.
Катнашучылар ришвәтчелек, алдау турында конкрет мисаллар кулланып, коррупция турында фикер алышуны дәвам иттеләр. Ахырда коррупциягә каршы роликлар карадылар, мондый катлаулы социаль күренеш турында төп фикерләрне укыдылар, тиешле нәтиҗәләр ясадылар.