Яшел Үзәндә эшсез гражданнар бизнес-планнарын якладылар

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның юридик зат, шәхси эшмәкәр, крестьян (фермер) хуҗалыгы яки үзмәшгуль буларак теркәлгәндә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтүгә бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советының быел өченче утырышы узды.

Дүрт бизнес-план һәм аларга кушылган документлар һәм материаллар каралды. Эшсез гражданнар хокук өлкәсендә хезмәт күрсәтү, табигый чималдан шәмнәр ясау, балалар өчен агач уенчыклар, методик кулланмалар, агачтан уеннар җитештерү, тегү остаханәсе хезмәтләре күрсәтү кебек эшчәнлек төрләре буенча үз эшләрен ачарга телиләр. Барлык бизнес-планнар да уңай бәя алды.

Килешү имзаланганнан соң һәм салым инспекциясендә теркәлгәннән соң, гражданнарга бизнес-планны гамәлгә ашыруга 145 100 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International