Өлкән буын турында кайгыртып

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, вакцинацияләү, өстәмә медицина тикшерүе, паллиатив медицина ярдәме күрсәтү һәм диспансер күзәтүе үткәрү өчен үзәк район хастаханәсенә китерүне дәвам итә.

Авыл җирлегендә яшәүче, көндезге тору төркеменең социаль хезмәтләрен алучылар да игътибарсыз калмый. Алар өчен «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә китерү оештырылган. Төркем әгъзалары белгечләр янына бик теләп киләләр, үзләрен күрсәтергә, үз мөмкинлекләрен һәм талантларын ачарга, үзара аралашырга өйрәнәләр. Монда алар өчен психологик дәресләр, тренинглар, мастер-класслар үткәрелә.

Ел башыннан Россия Президенты Владимир Путин раслаган илкүләм проект кысаларында Буа районы авыл җирлекләреннән медицина учреждениесенә 1 700 кеше китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International