21 июльдә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында чираттагы практик чара узды. Социаль хезмәтләр алучылар белән дәресне социаль эш буенча белгеч үткәрде.
Эш башланганчы катнашучылар белән тегү машинасында эшләгәндә куркынычсызлык техникасын үтәү буенча инструктаж үткәрделәр. Аннары социаль хезмәтләр алучылар декоратив элемент белән сумка тектеләр. Дәрес барышында катнашучылар тегү машинасында эшләү осталыгын камилләштерделәр, аларда үзмәшгульлек күнекмәләре формалашты.