Коррекция-үсеш дәресләрендә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәт алучылары зур күләмле үсеш модульләреннән, уен җиһазларыннан файдалана ала.
Йомшак модульләр эре моторика, балаларның хәрәкәт күнекмәләрен үстерә, мускуллар үсешен стимуллаштыра. Хәтта терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар да модульләрнең урнашуын үзләре үзгәртә ала, чөнки детальләр уңайлы зурлыкта.
Коры бассейн уеннарының файдасы да бар. Шарлар баланың тәненә нокталы басым ясый, мускулларны ныгыту бара. Мускул корсеты белән бергә скелет үсә һәм формалаша.
Җиһазлар, модульләр, уеннар – болар барысы да үсештә төрле үзенчәлекләре булган балалар белән эшләү өчен кирәк.