«Кайгырту» социаль приютында балалар ишегалды уеннары белән таныша

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында спорт-сәламәтләндерү тәрбиясе дәресләре кысаларында балалар туп белән ишегалды уеннары уйнадылар.

Дәрес башында балалар ишегалды уеннары турында күзаллауларын киңәйттеләр. Аннары приют тәрбиячесе Виктор Лифанов аларны «Шакмак» уены белән таныштырды, кагыйдәләре турында сөйләде. Уйнаганда балалар үзләренең физик сәләтләрен яхшыртты, җитезлек, чыдамлык, төгәллек, хәрәкәт координациясе, реакция тизлеге, коммуникатив сәләтләрен үстерде, шулай ук бер команда булырга һәм бергәләп эш итәргә өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International