Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычларны түләү буенча эш дәвам итә

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Алабуга муниципаль районының оешмасында хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, «Айсберг» ҖЧҖ бер хезмәткәр алдындагы 156 мең сумлык бурычын түләде.

Шулай ук Тукай районының «Башмост» ҖЧҖдә хезмәт хакы буенча бурычлар өлешчә түләнде. Оешма бер хезмәткәргә 30 мең сум түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International