Бөгелмә районы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуы «Хәтер» хәрби дан музеенда узды. Кунак герой-сугышчылар, үз хезмәтләре һәм көрәшчеләребезнең спорт белән шөгыльләнеп ял итүләре турында сөйләде. Сугышчы билгеләп үткәнчә, балалардан җылы сүзләр язылган хатлар хәрбиләрнең җаннарын җылыта һәм аларның сугышчан рухын саклый.
Музей экскурсоводы яшүсмерләргә сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы якташлары турында сөйләде. Балалар каскаларны, пушка гильзаларын һ. б. күрә алдылар, бронежилетны киеп карый алдылар.
Чарага приютта тәрбияләнүче 12 кеше килгән иде. Эмоциональ экскурсия балаларның геройлар турында күзаллауларын киңәйтте.