«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә «Мирас» проекты тәмамланды

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

17 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Мирас» проекты тәмамланды. Аның кысаларында «Ачык йөрәкләр» инициатив төркеме өч ай дәвамында хәйрия максатларына акча җыю буенча эш алып барды.

Проект ярдәмендә «Изгелек» үзәгендә терәк-хәрәкәт аппараты бозылган инвалидлар өчен өч урынлы палата, медицина посты җиһазландырылган, шулай ук кресло-коляска сатып алынган.

Мондый хезмәттәшлек практикасы үзәк эшендә яңа түгел. Бу инде өченче хәйрия проекты. Ике як та бу юнәлештә эшне дәвам итәргә карар кылды.

Учреждение коллективы һәм социаль хезмәтләр алучылар әлеге проект ярдәмендә барлыкка китерелгән ярдәмне һәм уңайлылыкны югары бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International