Министрлыкның Республика ресурс үзәге даими нигездә үз вәкаләтләре кысаларында террорчылык идеологиясенә каршы тору чараларын гамәлгә ашыруда катнашкан тармак хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне тәэмин итә.
11–13 июльдә «Террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору мәсьәләләре» программасы буенча укыту оештырылды һәм үткәрелде. Программа 2019–2023 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы чараларын үтәү кысаларында, «ТИСБИ» Идарә университетының өзлексез белем бирү институты тарафыннан гамәлгә ашырылды.
Дәресләр барышында террорчылыкка каршы саклану буенча закон һәм норматив актларны карадылар, экстремистик һәм террорчылык эшчәнлек алып баручы субъектларны иртә ачыклау үзенчәлекләрен, заманча экстремизм һәм террорчылык структурасын өйрәнделәр.
Укуны тәмамлагач, курсның 32 тыңлаучысына квалификация күтәрү турында таныклык бирелде.