Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль эш буенча белгечләре 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның өйләренә йөрү эшләрен дәвам итәләр.
Мондый чаралар вакытында өлкән яшьтәге гражданнарның өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗлыгы ачыклана, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр белән янгын-профилактика эше алып барыла. Белгечләр автомат янгын хәбәрчеләренең эшен тикшерә һәм гражданнарга ашыгыч хезмәт телефоннары турында хәбәр итә.