Волонтерлар «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә мастер-класс үткәрделәр

2023 елның 14 июле, җомга

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен гипстан панно ясау буенча мастер-класс оештырылды. Чара вак моториканы яхшыртуга, фантазияне үстерүгә юнәлдерелгән.

Мастер-класста катнашучылар гипс белән ничек эшләргә өйрәнделәр һәм кул астындагы материалларны картина ясау өчен ничек кулланырга икәнен белделәр.

Чарада Яшел Үзән медицина училищесыннан волонтер-медиклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International