#ДарюТепло Бөтенроссия урам акциясе кысаларында Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Юность» яшүсмерләр клубы белән берлектә «Буш вакытны ничек файдалы итеп үткәрергә?» буклетлары таратты.
Акция яшүсмерләргә буш вакытларын файдалы үткәрүнең альтернатив ысуллары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән. Чарада 32 кеше катнашты.