Арча интернат-йортында Эльмира Зариповага озак вакыт карау системасы кысаларында эшләнгән маршрут битен тәкъдим иттеләр

2023 елның 11 июле, сишәмбе

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Учреждениедә ул социаль хезмәтләр алучылар белән аралашты, бүлмәләр буйлап йөреп чыкты, гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе, интернат-йортта яшәүчеләрнең туклануы белән танышты.

Интернат-йорт хезмәткәрләре министрга маршрут битен тәкъдим иттеләр. Ул социаль хезмәтләр алучылар белән социаль-медицина эше чаралары планы язылган мәгълүмати стенд. Ул өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән.

Стендта интернат-йортта яшәүчеләрнең фамилияләре язылган, һәр кешенең мохтаҗлык дәрәҗәсе күрсәтелгән, даими контроль таләп итүче моментлар чагылдырылган. Хәзер персоналның үз карамагындагыларның барлык үзенчәлекләре дә күз алдында. Белгечләр яшәүчеләрнең торышын даими контрольдә тоталар, маршрут битендә барлык үзгәрешләрне билгелиләр һәм социаль-медицина чараларына төзәтмәләр кертәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International