Министр Эльмира Зарипова эш визиты белән Балтач районында булды

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Балтач муниципаль районына эшлекле сәфәре булды.

Ведомство башлыгы районның социаль яклау бүлегендә, Республика матди ярдәм үзәгенең 13 нче бүлегендә булды, анда учреждениеләр эше һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү тәртибе белән танышты.

Шулай ук Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте, аның барышында балтачлыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International