«Опека» үзәгендә «Бәла исеме – наркотик» дигән әңгәмә уздырылды

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече социаль хезмәтләр алучылар белән «Бәла исеме – наркотик» дигән әңгәмә үткәрде. Катнашучыларга наркомания – ул коточкыч бәла, кеше язмышын боза торган явызлык дип аңлаттылар.

Катнашучылар наркомания челтәренә кешеләрне нәрсә этәрә, ни өчен кешеләр наркотиклар куллана башлый, кешеләрне беренче тапкыр наркотик татып карарга этәрүче сәбәпләрне карадылар.

Чарада 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International