Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсендә татарстанлыларга 16 меңнән артык вакансия тәкъдим ителә

2023 елның 23 июне, җомга

Бүген Татарстанда, бөтен ил буенча кебек үк, «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы уза. Ярминкәдә Татарстанның 400дән артык предприятиесе катнаша. Алар 16 меңнән артык вакансия тәкъдим итә. Казанда 40тан артык эш бирүче вакансия тәкъдим итә.

Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе кысаларында республика буенча барлыгы 44 мәйданчык эшли. Анда төрле мастер-класслар, һөнәри юнәлеш бирү чаралары, уеннар, презентацияләр, мәгариф учреждениеләре өчен интерактив мәйданчыклар, карьера остаханәләре һәм башка күп нәрсәләр уза.

Эшкә урнаштыру ярминкәсенең төп максаты эшне тиз сайлап алу гына түгел, ә карьера планлаштыруда ярдәм итү дә. Ярминкәдә, вакансияләр белән беррәттән, заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителә. Исегезгә төшерәбез, «Демография» илкүләм проекты кысаларында мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү проекты гамәлгә ашырыла. Мәшгульлек үзәкләренең карьера консультантлары шәхси рәвештә карьераны планлаштырырга һәм гражданның тормыш хәлен исәпкә алып, иң туры килгән вакансияне сайларга ярдәм итәләр.

Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы вәзгыять турында сөйләсәк, ул бүген тотрыклы. Эшсезләр сыйфатында 6 меңгә якын кеше теркәлгән. Татарстанда эшсезләрнең 70 % – хатын-кызлар. Шул ук вакытта эшсезләр арасында яшьләр өлеше кими – бүгенге көндә бу мәшгульлек хезмәте органнарында эшсезләр буларак рәсми теркәлгән гражданнарның гомуми санының 10 %. Бер ел элек бу күрсәткеч 15–17 % булган. Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова журналистлар белән әңгәмә вакытында шундый саннар китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International