Балаларны яклау көне уңаеннан Арчада «Игелек ярминкәсе» чарасы узды. Оештыручылар – Лилия Шафикова, Резеда Хөснетдинова, Лилия Нигъмәтҗанова. Бу балалары «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәгенә йөрүче ата-аналар.
Чарада Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, район оешмалары, мәдәният һәм мәгариф бүлеге учреждениеләре җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Шулай ук игелек ярминкәсенә Татарстан Республикасының атказанган артистлары чакырылган иде.
Балалар өчен уеннар, биюләр һәм мастер-класслар белән күңел ачу программасы оештырылды. Концерт программасында җырлар һәм биюләр белән «Өмет чаткысы» үзәге тәрбияләнүчеләре дә чыгыш ясады.
Шулай ук чара кысаларында «Абилимпикс» милли чемпионатының республика этабы җиңүчеләрен котладылар.
Ярминкәдә эшмәкәрләрнең эшләнмәләре, шулай ук үзәк тәрбияләнүчеләре куллары белән эшләнгән эшләнмәләр тәкъдим ителде. Сатудан һәм лотереядән кергән барлык акчалар тернәкләндерү үзәгенә тапшырылды.