Югары Ослан районында социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

16 майда Югары Ослан муниципаль районында профилактика системасы субъектлары катнашында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Ике балигъ булмаган балалы гаиләләргә ике сигнал картасы, шулай ук бер гаиләне тернәкләндерүнең индивидуаль программасы каралды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча бер гаиләне ведомствоара исәпкә кую турында карар кабул ителде. Уңай тернәкләндерүгә бәйле рәвештә, консилиум әгъзалары бер гаиләне ведомствоара исәптән төшерергә тәкъдим итте.

Бүгенге көндә «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасында Югары Ослан районыннан 10 гаилә тора, аларда 18 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International