Яр Чаллының «Ышаныч» үзәге «Синең өчен җырлыйм!» технологиясен уңышлы тормышка ашыра

2023 елның 6 мае, шимбә

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары белән төрле иҗтимагый оешма вәкилләре белән тематик очрашулар оештырыла.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге 2023 елда «Синең өчен җырлыйм!» инновацион социаль технологиясен гамәлгә кертте. 9 Май алдыннан комплекслы үзәк хезмәткәрләре «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының «Жәүһәр» вокаль ансамбле солисты Бари Таһир улы белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашучы Анатолий Александровичны котладылар. Сугыш еллары җырлары аның хөрмәтенә яңгырады.

Анатолий Александровичка 97 яшь. Ул сугышның авыр көннәрендә исән калырга ярдәм иткән иң кадерле җыр юлларын бик теләп башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International