27 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге мөдире Лилия Махиянова территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре белән мәгълүмати очрашу үткәрде.
Очрашуда күрсәтелә торган социаль хезмәтләр төрләре һәм исемлеге, тарифлар, аларны күрсәтү шартлары турында фикер алыштылар. Шулай ук «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын тормышка ашыру мәсьәләсе дә яктыртылды.
Катнашучыларга шәһәрдә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру, Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе, Актив озын гомерлелек мәктәбе эшен оештыру турында сөйләделәр.
Очрашуда катнашучылар каралган темаларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләделәр.