Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә экологик культура нигезләрен формалаштыру максатыннан хәйрия мастер-классы оештырылды.
«Урман рухы» гаилә мануфактурасы җитәкчеләре Владимир һәм Эльвира Пантелеевлар тәрбияләнүчеләргә һәм озатып йөрүче ата-аналарга үләннәрнең дәвалау үзенчәлекләре, дару үләннәрен җыю кагыйдәләре, аларның сәламәтлек өчен кыйммәтләре һәм кайнату ысуллары турында сөйләделәр.
Дәрес бик эчтәлекле һәм кызыклы үтте, катнашучылар яңа белемнәр алдылар, үзләре дә төрле үләннәрдән чәй әзерләделәр.
Чара самавыр артында чәй эчү белән тәмамланды.