Сәнгать терапиясенең бер төре буларак, рәсем ясау менталь тайпылышлары булган гражданнарны тернәкләндерүнең аерылгысыз өлеше булып тора.
18 гыйнварда Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада катнашучылар бик теләп сәнгать иҗаты дөньясына чумдылар һәм искиткеч кышкы картиналар ясадылар.
Даими рәсем ясау дәресләре хәтерне яхшырта. Рәсем ясау үзеңне белдерергә һәм буяулар аша эчке дөньяны ачарга ярдәм итә.