Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия ЭЭМның Алабуга районы буенча ММЧ белән элемтәләр буенча инспекторы Надежда Назарова һәм Алабуга районы буенча Россия ЭЭМ каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Татьяна Бурдина белән профилактик әңгәмә булып узды.
Кунаклар балаларга аларны Интернетта көтеп торган янаулар, аерым алганда, кибермошенниклыкның яңа төрләре турында сөйләде. Балалар социаль челтәрләрдәге шәхси аккаунтларына парольләрнең нинди таләпләргә туры килергә тиешлеген һәм чит кешеләр белән аралашканда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген белделәр.
Полиция хезмәткәре балаларга үзләрен күпчелек киберкуркынычлардан саклау гади, дип аңлатты. Моның өчен виртуаль мохиттә куркынычсызлык проблемасына җитди карау һәм шәхси мәгълүматларны саклау өчен катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәү зарур.
Соңыннан балалар «Куркынычсыз Интернет» видеоролигын карадылар.