«Россиядә эш» порталы: мөмкинлекләр һәркем өчен

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

2022 елның 1 сентябреннән башлап мәшгульлек үзәкләре беренче дулкын пилотлары сыйфатында барлык хезмәтләрне «Россиядә эш» порталында күрсәтәләр. Мәгълүмати платформа ярдәмендә кеше эш эзләүдә ярдәм сорап гариза яза ала. Шулай ук порталда һөнәри юнәлеш бирү хезмәте дә тормышка ашырылган: тестлар узып, кеше теге яки бу һөнәр сайлап алырга мөмкин.

Эшкә урнашырга теләүчеләр «Россиядә эш» порталында бөтен Россия буенча вакансияләр банкы белән таныша алалар. Шулай ук порталда эшкә урнашу сәбәпле күченгәндә теге яки бу социаль гарантияләр бирүче субъектлар турында мәгълүмат бар.

Эш бирүчеләр өчен өстенлекләр арасында ил буенча гражданнарның резюмелары белән танышу мөмкинлеге бар.

Моннан тыш, «Россиядә эш» порталында эш бирүчеләр тарафыннан Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә тапшырылырга тиешле белешмәләр бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган. Әйтик, узган елдан 25 кешедән артык хезмәткәре булган барлык эш бирүчеләр порталда кадрларга ихтыяҗ турында мәгълүмат урнаштырырга тиеш.

Шулай ук порталда тулы булмаган мәшгульлек режимын кертү, хезмәткәрләрне эштән азат итү турында белешмәләр, инвалидлар өчен квоталы эш урыннары турында мәгълүмат бирергә мөмкин. Әйтергә кирәк, узган елдан квота эш урынына конкрет инвалид кабул ителгән булса гына үтәлгән дип санала. 2023 елдан республикада квотаны билгеләүгә дә караш үзгәрде: инвалидлар өчен квоталы эш урыннарының кирәкле санын эш бирүчеләр мөстәкыйль рәвештә билгеләргә тиеш. 35-100 хезмәткәре булган предприятиеләр өчен бу сан 2 % тан да ким булмаска тиеш, 100 дән артык хезмәткәре булган предприятиеләр өчен – 3 % тан. 1 февральгә кадәр эш бирүчеләргә локаль норматив актлар кабул итәргә кирәк. Бу мәгълүматны алар «Россиядә эш» порталында урнаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International