Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы мастер-класс узды. Бу юлы аны хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова үткәрде. Дәрестә фоамираннан чәч кыстыргычлар ясадылар.
Балалар әлеге материалдан әйберләр ясау техникасы белән таныштылар, кайчы белән эшләү күнекмәләрен ныгыттылар, клей-пистолет белән эшләргә өйрәнделәр.
Мондый мастер-класслар балаларны һөнәр үзенчәлекләре белән таныштырырга мөмкинлек бирә, хобби сайлау мөмкинлеге бирә. Балаларны үстерүнең тагын бер кызыклы мөмкинлеге бар: алар үз эшләнмәләрен онлайн-мәйданчыкларда таныта, шулай ук яшьтәшләренә мастер-класслар оештыра ала.
Тернәкләндерү техникасы күзлегеннән караганда, дәресләр кулларның вак моторикасын, эстетик зәвыкны, иҗади сәләтне, фантазияне үстерә.