«Исток-Башлангыч» үзәге белгече өлкәннәр белән индивидуаль дәресләр үткәрде

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

26 декабрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Альбина Хәбирова «Физик активлык аша психик эшчәнлекне яхшырту» технологиясе кысаларында индивидуаль дәресләр үткәрде. Технология инфаркттан, инсульттан, операцияләрдән соң вак моториканы торгызу аша тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән.

Өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге гражданнар төймәләр, төрле зурлыктагы сәйләннәр кулланып, вак моторика осталыгын үстерү өчен күнегүләр ясадылар. Чарада катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International