Зәй районында балалар өчен хәйрия чарасы оештырдылар

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

26 декабрьдә «My family cafe» кафесы авыр тормыш хәлендә булган яшь социаль хезмәт алучылар өчен хәйрия төшке ашын оештырды. Ул анимацион уен программасы белән үрелеп барды.

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы балалар аниматорлар үткәргән конкурсларда һәм уеннарда катнашты. Чара ахырында балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды.

Мондый акцияләр һәркемне тирә-юньдәге кешеләргә игътибар күрсәтергә өйрәтә, башкаларга шатлык китерү теләген уята.

Комплекслы үзәк кафега Яңа ел төшке ашларын һәм балалар өчен анимацион тамашалар уздыруда ел саен хезмәттәшлек итүе, игътибарлы һәм ярдәмчел булулары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International