Кемнең эше яхшырак: «Наз» үзәгендә балалар эшләре конкурсы узды

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Яңа ел эшләнмәләре конкурсы уздырылды. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 43 бала катнашты.

Балаларның эшләре шулкадәр төрле һәм матур иде, жюрига җиңүче сайлау авыр булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы диплом һәм истәлекле бүләк алды.

Мондый чаралар баланың иҗади сәләтен үстереп кенә калмый, аңа үз көчләренә һәм сәләтләренә ышанырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International