Лениногорск районы «Яңа ел һәр йортка» акциясенә кушылды

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Эльвира Сафина яңа гаиләдә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен Яңа ел чарасы оештырды. Очрашу «Яңа ел һәр йортка» акциясе кысаларында узды.

Өлкәннәр социаль хезмәткәр белән бергә чыршы бизәде, Яңа елны бәйрәм итү турында күңелле хатирәләре белән уртаклашты. Бәйрәм уңаеннан шулай ук бәлеш белән чәй эчтеләр.

Искәндәр һәм Рәисә Низаметдиновлар оештыручыларга мондый матур чара өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International