Ел саен Яңа ел алдыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты мактаулы кунаклар кабул итә. Шушы көннәрдә интернат-йортта яшәүчеләрне Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов һәм Буа якташлык җәмгыяте җитәкчесе Ирек Закиров котладылар. Социаль хезмәт алучыларга сәламәтлек, озын гомер теләделәр, Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.
Өлкәннәр игътибарга шат булдылар һәм кунакларга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.