«Апрель» тернәкләндерү үзәгенә Яр Чаллы һәм Алабугадан кунаклар килде

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Үсеш үзенчәлекләре булган балаларга социаль-тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Алабуга шәһәренең «Астра» һәм Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» тернәкләндерү үзәкләреннән килгән коллегалары булып китте.

Үзәк директоры Наталья Трифонова кунакларны медицина-социаль тернәкләндерү һәм социаль адаптация бүлегенең эше үзенчәлекләре белән таныштырды, үзәк буенча экскурсия үткәрде, эштә кулланыла торган инновацион технологияләр, методикалар белән таныштырды, шулай ук тернәкләндерү кысаларында кулланыла торган заманча җиһазлар турында сөйләде.

Кунаклар «Апрель» үзәге җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә экскурсия, кунакчыллык өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International