27 декабрьдә Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагоглар Энза Хәсәншина һәм Светлана Филиппова «Юлларның катгый законы» дигән танып белү сәгате уздырдылар.
Балалар игътибар белән «Юлда куркынычсызлык» видеоролигын карадылар, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белгечләре» дигән кызыклы викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Конкурс вакытында алар алып баручы тарафыннан тәкъдим ителгән юл билгеләрен атадылар һәм табышмакларга җавап бирделәр.
Чара кызыклы һәм файдалы булды.