Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр 2 нче лицей каршындагы Кванториумда булдылар.
Кванториумның төп бурычларының берсе укучыларны заманча технологияләр төрлелеге белән таныштыру. Дәресләр вакытында балалар 3D-модельләштерүнең база принципларын өйрәнделәр, ә кирәкле күнекмәләрне үзләштергәннән соң үзләренең беренче проект эшләрен булдырдылар.
Фән, технологияләр, ачышлар дөньясына мондый сәфәрләр приютта тәрбияләнүчеләр өчен бик мөһим, алар киләчәк һөнәрләрне сайлау офыкларын киңәйтергә мөмкинлек бирә. Чарада барлыгы 12 бала катнашты.