21 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге бүлекчәсе социаль хезмәтләр алучылары заманча һөнәрчелек төре – алмаз чигүе белән таныштылар.
Чара башында социаль хезмәт алучылар ошаган комплектны сайладылар, аның эчтәлеге белән таныштылар. Аннары белгеч эш эзлеклелеген аңлатты һәм барысы да иҗатка керештеләр.
Чарада 10 кеше катнашты.