Шушы көннәрдә Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Лакомка» кондитер кибетендә булдылар, анда алар өчен сюжет-рольле уен оештырылган иде. «Курносики» төркемендәге балалар алдында ашыгыч Яңа ел алды заказын үтәү – имбир прәннекләрен ясау бурычы тора иде.
Чараның максатлары кондитер һөнәре белән танышу, эстетик һәм сәнгать зәвыгын үстерү, сүзлекне кондитер эше өлкәсеннән профессиональ сүзләр белән баету иде.
Яшь кондитерлар эшне иҗади башкардылар, заказчы алган прәннекләрне югары бәяләде. Мондый һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге киләчәктә эш яки яраткан хобби сайлауда зур роль уйный ала.