19 декабрьдә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Халык мәдәниятенең якты дөньясы» дигән очрашу сәгате уздырылды.
Чара вакытында педагоглар Татьяна Чернова һәм Энҗе Хәсәншина балаларны халык сәнгате төрләре белән таныштырдылар, халыкларның мәдәнияте, иҗаты, бәйрәмнәре һәм йолалары турында сөйләделәр. Аннары уен формасында балаларга халык кәсепләре турында табышмаклар чишәргә тәкъдим иттеләр. «Халык мәдәнияте башлангычларына» исемле китап күргәзмәсе балаларга төрле декоратив-гамәли иҗат төрләре, халык әкиятләре, легендалар, уеннар, мәкальләр һәм тизәйткечләр белән танышырга ярдәм итте.